Батырлык һәм дан сәгате (12+)

Ватан Геройлары көне – Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелүче истәлекле вакыйга. Һәр дәвернең үз геройлары – үз Ватанын батырларча саклаган, илебез тарихына зур өлеш керткән кешеләр бар. 8 һәм 9 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен әлеге вакыйгага багышланган батырлык һәм дан сәгате уздырды. 

Урок мужества
IMG-20221209-WA0006
IMG-20221209-WA0029 (2)
IMG-20221209-WA0048
IMG-20221209-WA0053
фото 6
IMG-20221209-WA0061

«Ватан геройлары – безнең геройларыбыз» виртуаль презентациясе очрашуда катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Россия геройлары исемнәре: А. Невский, Д. Донской, К. Минин һәм Д. Пожарский, А.В. Суворов, М.И. Кутузов, Г.К. Жуков һәм Ватаныбызның башка данлыклы уллары белән таныштырды. Балалар Россия Геройларының илебез тарихындагы төрле чорларда нинди бүләкләр алулары турында, Россия, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең беренче геройлары исемнәрен белде. Катнашучылар шулай ук хәзерге заман Россиясенең илебез шәһәрләре урамнары атамаларында исемнәре мәңгеләштерелгән геройлары турында мәгълүмат алды. Чара дәвамында анда катнашучылар геройлар булып туалармы, әллә үсәләрме, герой нинди сыйфатларга ия булырга тиеш һәм безнең тормышта батырлыкка урын бармы икәнлеген аңларга тырышты. Балаларга Ватаныбызның героик үткәненә багышланган «Син беләсеңме?» тарихи викторинасы тәкъдим ителде, алар сорауларга бик актив җавап бирде. 

Очрашу азагында яшүсмерләргә төрле заманнарда Туган илне дошманнан саклаган барлык сугышчыларга багышланган «Торып басыйк» дигән видеоязма күрсәтелде. Хәтер сәгате егетләр һәм кызларга үзләрен зур илнең бер өлеше итеп тоярга, бүгенге һәм киләчәк буын хәтерен саклауның мөһимлеген аңларга, патриотлык һәм үз илләренә карата мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: